Тумыштан күңеленә шагыйрьлек уты салынган кеше, башкача яши алмый, ул гомер буе шагыйрь булып кала. Аның һәр хәрәкәтендә, һәр кылган гамәлендә шагыйрьләргә генә хас рух, дәрт һәм омтылыш чагыла. Тукай районы Биклән авылында яшәп, шунда иҗат итүче Рәзинә Сәетгәрәева шундыйларның берсе. 4 апрель көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Республикасы Журналистлар союзы әгъзасы, Рәшит Гәрәй һәм Фәннүр Сафин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, күп җырлар авторы, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева. Белән «Хыялга, хискә бай күңел» дип исемләнгән әдәби очрашу узды. Чара барышында шагыйрә кунакларны үзенең иҗаты белән таныштырды һәм шигырьләрен укыды, тормышындагы кызыклы фактлар белән уртаклашты. Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева үзенең әти-әнисе, туган ягы турында сөйләде. Аның иҗатында туган ягына чиксез мәхәббәт, ата-анага, милләтебезгә хөрмәт – төп темалар булып тора. Шагыйрә белән очрашу барлык катнашучыларда уңай хис-кичерешләр калдырды һәм күпләр өчен кызыклы һәм гаҗәеп ачыш булды .