Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысаларында Алабуга төбәгендә яшәп иҗат итүче язучы-прозаик, Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимова белән очрашу кичәсе узды. Ул «Мирас итеп йолдыз калдырам», «Җимчәчәк», «Сукырлар йорты» китаплар авторы. «Хисләр җырчысы» исемле кичә барышында Лира ханым балачак, тормыш юлы, язучылык эше, иҗат турында сөйләде, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Кичәдә шулай ук аның әсәрләреннән өзекләр укылды. Чара матур җырлар белән үрелеп барды, тамашачылар алдында Дмитрий Иванов, Мария Никитиналар чыгыш ясады. Кичә бик тәэсирле, эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы булды. Очрашу автографсессия белән тәмамланды.