Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең эшчәнлеге югары патриотизм үрнәге булып торды. Алар фронтта дошманга каршы корал һәм каләм белән көрәштеләр. Татар әдәбиятының күренекле вәкилләре — Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Мәхмүд Максуд, Мөхәммәт Садри, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Hyp Баян — бер-бер артлы сугышка алындылар. Ул авыр вакытларда күп кенә газета – журнал нәшриятлары ябыла. Каләм әһелләренең күбесенә туган якларына кайту насыйп булмый. Сугыш кырларында Ватанга тугрылыклы, үз тормышлары бәрабәренә җиңүне якынайткан татар язучыларының яртысыннан артыгы һәлак була. 16 май көнне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә сугыш чоры язучыларының иҗатына багышланган «Ватан сугышында татар шагыйрьләре» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чара барышында китапханәчеләр язучы фронтовикларның тормышы һәм иҗатына тукталдылар, шигырьләр укыдылар, презентация күрсәттеләр. Чарада районыбызның җирле шагыйрәләре Әнисә Шәфиева һәм Фәния Әгъзәмова катнашты. Алар сугышта катнашкан әтиләре турында истәлекләр белән уртаклаштылар һәм үз шигырьләрен укыдылар. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, документаль әдәбият һәм сугыш чоры язучыларның әсәрләре урнашкан китап күргәзмәсе белән таныштылар.