«Тукай иҗатын яратабыз» уен — викторина

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек язучы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә, китапханәләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. 24 апрель көнне «Р. Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» укучылары катнашында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан «Тукай иҗатын яратабыз» дип исемләнгән уен — викторина үтте. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай  мәгълумат алдылар. Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият – поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга  җавап бирделәр, «Бала белән күбәләк», «Кызыклы  шәкерт» шигырьләрен рольләргә бүлеп укыдылар. Чара ахырында балалар  бик теләп  татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий