“Туган телебездә аралашыйк”

20 апрель көнне, Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, “Туган телебездә аралашыйк” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үтте.
Уенда, Р. Фардиев исемендәге татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Мәгариф, туган тел темасына багышланган уен — конкурс өчен алдан ук әзерләнгән сорау һәм биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар бик кызыксынып сорауларга җавап әзерләделр.
Җавап табылмаган сорауларга, китапханә хезмәткәрләре әзерләгән, “Мәгърифәт йолдызлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ярдәмгә килде.Уен — конкурста катнашкан укучылар үзләренең нәфис сүз буенча осталакларын да күрсәттеләр. Уен файдалы һәм кызыклы үтте. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий