Развлекательно – игровая программа «Праздник дружбы и добра»

Җәй– каникуллар һәм сәяхәтләр, кояшлы көннәр, күңелле һәм яңгыравык балалар тавышы чоры. Балаларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итү максатыннан,  шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә  даими рәвештә  төрле кызыклы чаралар үтә. 29 июльдә «Дуслык һәм бердәмлек» дип исемләнгән күңел ачу- уен программасы узды.  Чара  балаларда игелек, яхшы гамәлләр, дуслар һәм дуслык турында  күзаллауны  формалаштыру максатыннан  үткәрелде.  Бәйрәм  барышында балалар «Чын дус», «Дуслык муенсасы», «Җәйге волейбол», «Музыкаль урындык»  кебек  уеннарда актив катнаштылар. Шулай ук дуслык турында мәкаль- әйтемнәр, табышмаклар һәм риваятьләрне искә төшерделәр. «Дуслыкта- безнең көчебез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәр балада зур кызыксыну уятты. Әлеге күргәзмәдән алар гаилә белән уку өчен китаплар сайлап алдылар. Һәр бала күтәренке кәеф алды!

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий