Мәдинә Маликованың «Арыш тәме» китабы буенча китап укучылар конференциясе

12 апрель көнне, Үзәк китапханәнең татар бүлеге, Мәдинә Маликованың “Арыш тәме” китабы буенча, китап укучылар конференциясе үткәрде.
Күренекле язучы, публицист, драматург, детективлар остасы, җәмәгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге бүләк иясе, 2017 елда “Арыш тәме ” китабы өчен Габдулла Тукай исеменәге бүләккә ия булды.
Алып баручылар Галимова В.Ш. һәм Валиуллина Л.М., килгән кунакларны язучының тормышы, иҗаты белән таныштырдылар. “Арыш тәме” әсәре буенча презентация, автор белән үткәрелгән интервьюдан видеоролик күрсәтелде.
Әсәрнең кыскача эчтәлегенә тукталганнан соң, китапны укыган укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, төп геройлар һәм аларның тормыш рәвеше турында төрле фикерләр яңгырады.
Мәдинә Маликова иҗаты татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алды. Күренекле әдибебез киләчәктә дә яңадан-яңа әсәрләре белән укучыларны куандырыр, дип, чын күңелдән ышанасы килә.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий