«Кадер — хөрмәткә лаек сез»

Еллар үткән саен Халыкара өлкәннәр көне күпләрнең күңеленә хуш килерлек һәм йогынтылы чаралары белән үзенең кирәклеген ныграк дәлилли. Бу чаралар, соклангыч түземлелек һәм яшьләргә үрнәк булырлык яшәү рәвеше алып барган өлкәннәребезгә бөтен халыкның ихтирамын белдерү билгесе булып тора.
2015 елның 7 октябрендә, Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында, өлкәннәр көненә багышланган “Кадер -хөрмәткә лаек сез” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.
Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән өлкән буын вәкилләрен шушы матур бәйрәм белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Кунаклар яшьлек җырларын җырлап, уеннарда катнашып бер мизгелгә генә, хыялларында гына булса да, үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән күрсәтелгән, Муса Җәлил әсәрләре буенча “Яшәгән ди булган ди…” исемле курчак театры да, өлкәннәр күңеленә хуш килде.
Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
Әби-бабайларыбыз кичәдән канәгатьләнү хисе белән таралыштылар. Шушындый якты һәм матур, сезне хөрмәтләгән көннәр тормышыгызда күбрәк булсын иде. Һәрвакыт якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез. Гомер көзләрегез кояшлы һәм җылы булсын, кадерлеләребез!

DSCN0027

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий