«Иң гүзәл тел — туган тел»

21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Туган телне саклау һәм үстерү максатыннан “Безнең чыганаклар. Татар халык авыз иҗатын укыйбыз” төбәкара акциясе үтә. Шушы акция кысаларында, Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, “Иң гүзәл тел — туган тел” дип исемләнгән чара үтте.
Чарага өченче мәктәпнең 2 класс укучылары чакырылды. Китапханә хезмәткәрләре, укучыларны, татар халык авыз иҗаты төрләре белән таныштырдылар. Чара барышында укучылар мәзәкләр, мәкальләр, җырлар тыңладылар, табышмакларга җавап эзләделәр. “Алтын бөртекләр”, “Төлке белән каз” дип исемләнгән татар халык әкиятләрен карап үттеләр, әкиятләрнең нинди тәрбия бирүе турында фикер алыштылар. Чара, балалар башкаруында, “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий