Брошь ясау буенча мастер — класс

Мәгълүм булганча, татар халкы элек-электән бик тырыш, чиста, пөхтә халык буларак билгеле, гади генә кием-салымны да алар төрле ысуллар белән бизи торган булганнар. Бигерәк тә хатын кызларыбыз төрле бизәнү әйберләре  тагып йөрергә яратканнар. Игътибар иткәнегезчә соңгы елларда узебезнең милли бизәкләр төшерелгән киемнәр киеп я булмаса бизәну әйберләре тагып йөрү модага кереп китте. 29 гыйнвар көнне шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә брошь ясау буенча мастер — класс үтте.  Чара барышында һәркем үзенә брошь ясады. Катнашучылар төрле материаллар кулланып брошка ясау техникасы белән таныштылар. Эшләнмәне ясау өчен төсле атлас ленталар, фоамиран, брошка өчен нигез  кулланылды. Мастер- класста шулай ук  кул  эшләнмәләре турында китаплар һәм хезмәтләр  күргәзмәсе тәкъдим ителде.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий