«Безнең сәламәтлек — безнең кулларда»

Без бүгенге көндә бик алга киткән, заманча, һәм шул ук вакытта сәламәтлеккә бик күп яктан зыян килә торган тормышта яшибез. Сәламәт булу өчен без сәламәтлеккә файдалы булган һәр тармакны дөрес кулланып, ялкаулыкка урын калдырмыйчы тормышта дөрес яшәү алып барырга, сәламәтлекне һәрдаим кайгыртып торырга һәм ныгыту өстендә эшләргә тиеш. Балаларыбызның сәламәтлеге – киләчәк буыннарның сәламәтлеге. 

13 ноябрьдә шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә “Безнең сәламәтлек- безнең кулларда” дип исемләнгән чара узды. Бирегә Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 5 сыйныф укучылары чакырылган иде. Чарада сәламәтлеккә багышланган  табышмаклар-  мәкальләр әйтелде. Интелектуаль һәм спорт уеннарында балалар бик теләп катнашты. Иң зур байлык булган саулык турында презентация һәм китап күргәзмәсе укучыларда зур кызыксыну уятты. Ахырда балалар флешмоб биеде.Әлеге чарадан укучылар көн буена җитәрлек уңай эмоцияләр алды.

«Саулык – зур байлык»,-диләр.Чыннан да, сәламәтлек –кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше җәмгыять тормышында актив катнаша, тормыштан  ямь, тәм таба.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий