Алтын көзгә сәяхәт

Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында, көзге уңышка багышланган, “Алтын көзгә сәяхәт” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.
Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән өлкән буын вәкилләрен Сөмбелә бәйрәме белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар.
Кунаклар әдәби викторинада актив катнаштылар, төрле конкурслар да аларның күнеленә хуш килде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий