“Ак кәгазьдә күңел нуры”

21 март  көнне 14.00 сәгатьтә Зәй шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрә, драматург, язучы, публицист, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу узды.  Айгөл Әхмәтгалиева  тирән эчтәлекле әсәрләре, шигырьләре белән генә түгел, ә «Ак чәчәкләр», «Синең күзләр», “Җылы эзли җаннар” кебек киносценарийлар авторы буларак та халыкка таныш. Кичәгә аның иҗатын сөюче укучылар җыелган иде. Барысы да аңа карата хөрмәт, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әдәбиятта инде нык урын алган язучыга киләчәктә дә зур уңышлар теләде. Очрашуда китап сөючеләр язучының тормышы һәм иҗат юлы, шулай ук гыйбрәтле язмышлар, ачы сагышлар, бәхетсез мәхәббәт белән сугарылган әсәрләре белән танышты. Чарада авторның «Таллыкүлдә былбыл бар», «Синең өчен яшим», «Мин гашый булдым», «Хәния» әсәрләренә тукталып уздылар. Айгөл Әхмәтгалиеваның күп кенә шигырьләре көйгә салынган. Кичә матур җырлар белән дә үрелеп барды. “Энергетик” мәдәният сараенда эшләп килүче “Адымнар” мәдәни үзәге,  Айгөл Әхмәтгалиеваның «Бәхет агачы» драмасыннан өзекне сәхнәләштереп күрсәтүләре кичәгә тагын бер ямь өстәде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий