«Ана- һәр нәрсәнең башлангычы» әдәби-музыкаль кичә

26 ноябрь көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк  китапханәдә, «Сөмбелә»  клубы кысаларында «Ана- һәр нәрсәнең башлангычы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Китапханәчеләр кунакларны котлап, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Бу бәйрәмнең килеп чыгышына һәм башка илләрдә ничек билгеләп үтелүенә тукталдылар. Әниләргә багышлап укылган шигырьләр бәйрәм кунакларына мәдхия булып яңгырады.  «Ромашка таҗлары»,  «Хәтер капчыгы», «Ашларыгыз тәмле булсын» кебек уеннарда сөмбеләлеләр бик теләп катнаштылар. Шулай ук әниләр темасына язылган җырларны алар бергәләп тә башкардылар,  бәйрәм белән бәйле булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Чарага килүчеләр бәйрәмгә багышлап ясалган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий