Курчаклар балалар уенчыклары буларак тарихка кадәрге чорда ук барлыкка килгән. Алар формасы буенча шактый примитив булганнар, кешеләрнең яки тере затларның тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр. Вакыт узу белән курчаклар ясау индустриягә әверелде. Мондый курчаклар күп халыкларның дини традицияләрендә мөһим урын алып торган. Аларны махсус очракларда, бәйрәмнәрдә ясаганнар, һәм алар озак вакыт хуҗаларына изге хезмәт башкарганнар. Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» укучылары өчен «Курчакларның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән сәнгать сәгате узды. Чарада алып баручылар курчакларның төрләре һәм килеп чыгышы турында сөйләделәр. Укучылар бу темага багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханәче Е.В. Корсунова Стригушка курчагы ясау буенча мастер-класс үткәрде. Курчак ясау буенча мастер-класс күңелләрдә онытылмас тәэсир калдырды. Барлык катнашучылар да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.



