«Кадер – хөрмәткә лаек сез!» әдәби – музыкаль кичә

1 октябрь  Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә. 2 октябрь көнне  Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында,  өлкәннәр көненә багышланган «Кадер – хөрмәткә лаек сез!»,  дип исемләнгән бәйрәм үтте. Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән  өлкән буын вәкилләрен шушы матур бәйрәм белән котладылар,  бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен  укыдылар. Кунаклар   яшьлек җырларын җырлап, уеннарда катнашып бер мизгелгә генә, хыялларында гына булса да, үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий