«Күңелле сәламәтлек дәресе» күңел ачу — уен программасы

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнәдә  «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе»ндә эшләп килүче «Кояшкай» мәктәп яны лагеры балалары өчен  «Күңелле сәламәтлек дәресе» дип исемләнгән күңел ачу — уен программасы  узды. Очрашуда  балалар сәламәтлек өчен физик яктан актив булырга, саф һавада күбрәк вакыт үткәрергә, дөрес тукланырга, көн режимын үтәргә кирәклеген белделәр, шулай ук иртәнге гимнастика ни дәрәҗәдә файдалы булуын, чыныгу һәм физик культура кеше сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итүен ачыкладылар. Мәкальләр, сәламәтлек турындагы китаплар белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий