В середине осени существует особенная дата. Ежегодно во всём мире 15 октября отмечается Международный день белой трости – символа незрячего человека. Главная цель Дня белой трости – привлечь внимание общественности к проблемам незрячих людей. 14 октября в Центральной библиотеке им. С. Рафикова для членов Всероссийского общества слепых прошел тематический вечер «Они видят мир сердцем». Присутствующие познакомились с историей белой трости. Интересно, что белая трость как инструмент незрячего человека появилась в 1921 году, когда потерявший зрение молодой английский фотограф Джеймс Биггс покрасил свою трость в белый цвет. Ведущие рассказали об известных великих слепых – Гомер, Галилео Галилей, Луи Брайль, Эшреф Армаган, Николай Лобачевский, Диана Гурцкая, Н.Островский, Эдуард Асадов, и др. Вниманию гостей были представлены видео ролики песен Дианы Гурцкой, стихи Э. Асадова. Музыкальные поздравления для гостей праздника подготовили воспитанники детского сада «Колокольчик» и преподаватели музыкальной школы. Присутствующие с большим удовольствием просмотрели персональную выставку заинского художника Виктора Хрулева. Заинским местным отделением ТРО ВПП «Единая Россия» каждому участнику мероприятия были сделаны теплые подарки.
Дөньяның барлык илләрендә 15 октябрьне Халыкара сукырлар көне итеп билгеләп үтәләр. Россиядә исә аны “Ак таякчыклар көне” дип тә атыйлар. Мондый инициативаны беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында Халыкара сукырлар Федерациясе күтәреп чыга. 14 октябрьдә С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен “Алар дөньяны йөрәк белән күрә” дип исемләнгән тематик кичә узды. Чараны алып баручылар әлеге көннең барлыкка килү тарихын искә төшерделәр. Ак таякчыкның тормыштагы әһәмияте турында сөйләделәр. Китапханәчеләр шулай ук Гомер, Галилео Галилей, Луи Брайль, Н. Лобачевский, Диана Гурцкая һ.б. күрмәүче күренекле шәхесләр турында мәгълумат җиткерделәр. Кунаклар игътибарына Диана Гурцкая җырына видеоролик тәкъдим ителде. “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, музыка мәктәбе укытучыларының чыгышы чарага ямь өстәде. Кунаклар Зәй рәссамы Виктор Хрулевның шәхси күргәзмәсен бик теләп карадылар. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе һәр катнашучыга җылы бүләкләр тапшырды.