«Өзелгән җыр эзеннән»

Татар халкының бөек улы, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулды. Шул уңайдан Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, «Сөмбелә» клубы кысаларында, “Өзелгән җыр эзеннән” дип исемләнгән шигърият сәгате үтте.
Китапханә хезмәткәрләре, китап укучыларны, шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырдылар, чара видео презентация белән үрелеп барды. Шигърият сөюче укучылар, М. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, авторның шигырьләренә карата фикерләре белән уртаклаштылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий