“Әнкәй-җирдә иң зур кеше”

Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында, әниләр көненә багышланган “Әнкәй-җирдә иң зур кеше” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.
Китапханә хезмәткәрләре, чарага килгән әниләрне, әбиләрне шушы матур бәйрәм белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Кунаклар “Авторын бел?”, “Мәкальне дәвам ит”, “Көйне таны” дип аталган конкурсларда актив катнаштылар.
Килгән кунакларны татар бүлегенең актив укучылары Фәннур Миннекаев һәм Нәзирә Гыйбадуллина, матур җырларын җырлап, бәйрәм белән котладылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий