Әдәби-музыкаль кичә «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне»

Еллар үткән саен Халыкара өлкәннәр көне күпләрнең күңеленә хуш килерлек һәм йогынтылы чаралары белән үзенең кирәклеген ныграк дәлилли. Бу чаралар, соклангыч түземлелек һәм яшьләргә үрнәк булырлык яшәү рәвеше алып барган өлкәннәребезгә бөтен халыкның ихтирамын белдерү билгесе булып тора.
2017 елның 5 октябрендә, Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында, өлкәннәр көненә багышланган “Олыласаң олыны олыларлар үзеңне!” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.
Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән өлкән буын вәкилләрен шушы матур бәйрәм белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Кунаклар яшьлек җырларын җырлап, уеннарда катнашып бер мизгелгә генә, хыялларында гына булса да, үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды.
Мәдәният хезмәткәре, Фәннур Минекаев башкаруындагы котлау җырлары өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.
Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий