“Үткен каләмле журналист, язучы Александр Михайлович Малов”

Сөббух Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә, Бөек Ватан сугышының бар ачысын татыган ветеран, танылган журналист Александр Маловның “Пути к истокам предков” дип аталган яңа китабының презентациясе узды. Китап 2018 елда дөнья күрде. Автор бу китабында  керәшеннәрнең килеп чыгышы  тарихы темасына мөрәҗәгать итә.

Тумышы белән Кайбыч районының Иске Корбаш авылыннан булган Александр Малов сугышта разведка бронетранспортерында механик-йөртүче булып, алты зур хәрби операцияләрдә катнаша. Җиңелчә яралана. Берлиннан алып Прагага кадәр барып җитә. М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлап, 1959 елдан, журналистлар Союзы члены була. Күп еллар республика массакүләм мәгълүмат чараларында эшли. Нефтьчеләр өчен фәнни белешмә-кулланмалар, очерклар яза. Олы яшьтә булуына карамастан, публицистик һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, китаплар чыгара. Хәзерге көндә аның сигез китабы бар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий