«Җиңү кайтавазы мәңгелек!» әдәби музыкаль кичә

Быел бөтенроссия «Библиотөн» акциясенең төп темасы — «Үзебезнең геройлар».  Әлеге акция кысаларында С. Рәфыйков исемендәне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубына йөрүчеләр өчен «Җиңү кайтавазы мәңгелек!» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды. Чарада сугыш вакытындагы авырлыклар, ачлык, ятимлек хакында тетрәндергеч истәлекләр укылды. Сөмбеләлеләрнең һәрберсе сугышта катнашкан әтиләре һәм  якыннары турында сөйләп, истәлекләрне хәтердә яңарттылар. Кичәдә шулай ук сугыш тематикасына багышланган презентация күрсәтелде .  Фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләре укылды, викторина сорауларына җаваплар тыңланды һәм   күмәкләшеп сугыш турында җырлар җырланды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий